"ЛЮДИ И ВОЙНА" - "PEOPLE AND WAR"

САЙТ ПОИСКА СВЕДЕНИЙ О ВОИНАХ, ПОГИБШИХ И ПРОПАВШИХ БЕЗ ВЕСТИ В ВОВ, А ТАКЖЕ ИХ РОДСТВЕННИКОВ...
Текущее время: Пт сен 11, 2026 1:39 01

Часовой пояс: UTC+03:00


Добро пожаловать на наш форум. Регистрируйтесь на нем и пишите свои заявки в темах. Указывайте в заголовке темы Ф.И.О. в именительном падеже… Если Вы зарегистрировались на форуме, но в течение суток не произошла активация Вашего аккаунта, то пишите администратору на tashpoisk@mail.ru. В связи с наплывом спамеров на форуме включена ручная активация аккаунтов (спамеров просим не беспокоить, их аккаунты будут удалены).





Начать новую тему  Ответить на тему  [ 4 сообщения ] 
Автор Сообщение
СообщениеДобавлено: Пт июл 08, 2011 11:43 11 
Не в сети
Администратор
Аватара пользователя

Зарегистрирован: Сб сен 19, 2009 22:16 22
Сообщения: 15635
Откуда: Ташкент, Узбекистан
Исемнәр үзгәртелгән, юллар өзелгән
http://www.vatantat.ru/page55720.htm
//РӘСИМӘ МУЛЛАЯНОВА//

Хәтирә ханым Мәрданшина әнисенең абыйларын эзләгәндә көтелмәгән хәлләргә юлыга. Башкаларның да шундый аңлашылмаган хәлдә калуларын күреп, ярдәм итәргә алына. Инде менә өч ел дәвамында ул йөзләгән кешенең эзенә төшкән, язмышын ачыклый алган.

[ img ]

Мәрданшиннар гаиләсе Татарстанга күченеп кайтканнан соң, тумышы белән Азнакай районы, Мәлбагыш авылыннан булган 86 яшьлек әнкәйләре кызы Хәтирәгә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган туганнарын ачыкларга кирәклеген әйтә. Менә шуннан башлана инде тынгысыз эзләнүләр. "Әни исән чакта аңа хәбәр итәсем килде, шуңа да минем вакытым чикле иде. Бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга тырыштым. "Хәтер китабы" редакциясенә дә бардым, интернетта да утырдым. Төрле сайтларны эзләп таптым", – дип сөйли ул. Эзләнә, бер дәлилне икенчесе янына бәйли торгач, документлардагы Әхмәтшин Нәшир Мофаздал улының әнисе Хәтимәнең абыйсы Әхмәтшин Әхмәткәшиф Мофаздал улы булуын ачыклый. Туган авылы, туган елы, хатынының исеме дә чагыша, чынлыкта бар да дөрес кебек. Тик Кәшиф абый үлгән Орлов өлкәсендәге язуларны дөресләр өчен дәлилләр, рәсми кәгазьләр кирәк булып чыга. Моның өчен ул язуларны Мәскәүгә җибәрергә тиеш була. Аннан да уңай җавап алынмый. Күңелсезләнеп кайтып кергәндә, почта тартмасында абыйсы җирләнгән Орлов өлкәсеннән хат ятканын күреп аптырап кала Хәтирә ханым. "Хәтер китабы" редакциясе хезмәткәре Валентина Липатинкова Хәтирәнең бөтен кәгазьләрен җыеп, шунда җибәргән була. Анда исә сугышчының исемен рәсми рәвештә теркәргә дигән карарга шәһәр хәрби комиссариаты җитәкчесе кул куйган. Әнә шулай Курск сугышында катнашып һәлак булган Кәшиф абыйның күмелгән урыны ачыклана һәм теркәлә. Озакламый алар шул якларга барып та кайталар. Ул гына да түгел, моңарчы Орлов өлкәсендә һәлак булган 175 кеше генә ачыкланган булса, Хәтирә ханымның ярдәме белән аларның саны меңгә җитә.

Күбесенең әнә шулай исем-фамилияләре үзгәртелгән, бозылып язылган һәм кем икәнлекләре дә аңлашылмый. Озак еллардан бирле эзләгән туганнары да шуңа күрә аларны таба алмый. Эзләү сайтларында утырганда да бөтен төр мөмкинлектән файдаланырга кирәклеген әйтә Хәтирә ханым. Мәсәлән, Ильясов Зиннурны эзләгәндә Ил дигән сүздән соң йолдызчык куйсаң, сайтта утыручыларга берничә вариант тәкъдим ителә. Берәр очын таба калса, исем-фамилияне ачыклау өчен төрле җирләргә шалтырата башлый ул. Бер кешене эзләү өчен дә дистәләгән телефон номеры җыярга, язышырга туры килә. Моны ул бары тик күңеле кушканга гына эшли. "Бу эш белән бер шөгыльләнә башлагач, туктап булмый", – ди Хәтирә ханым. Хәзер дә шалтыраткан һәр кешегә ярдәм итәргә атлыгып тора. Бигрәк тә әсирлеккә төшкән солдатларның фамилияләре шулкадәр буталчык язылган. Берничә төр документны чагыштырганнан соң гына төгәл исем-фамилияне ачыкларга мөмкин. Без бит гадәттә күп солдатларны хәбәрсез югалган дип саныйбыз, чынлыкта исә аларның исемнәре үк югалган булып чыга. Соңгы вакытта Хәтирә Мәрданшина Чирмешән районы, Түбән Чыгтай авылы кешесе Туктаров Исмәгыйль Туктар улының язмышын ачыклаган. Әсирлектә аның фамилиясе Минабутдинов дип язылуы билгеле була. Минабутдинов дигән кешене берничек тә табарга мөмкин түгел, чөнки андый кеше сугышка алынмый. Билгеле инде, язмышы да ачыкланмыйча кала. Туктаров Исмәгыйльнең Минабутдинов Исмәгыйль икәнлеген тәгаенләр өчен ул сугышчы яшәгән авылга шалтырата. Йорттагы Наҗия килен аның чыннан да бабайлары булуы ихтималын әйтә, чөнки әсир картотекасында күрсәтелгән авыл, хатынының исеме дә чагыша бит. Өстәвенә хәбәрсез югалган сугышчының 1939 елгы улы Камил Туктаров та исән булып чыга. Ничә еллардан соң әнә шулай хәбәрсез югалган әтисенең күмелгән урыны да, әсирлеккә эләккән, җәзалап үтерелгән елы да ачыклана. Әсирлеккә эләккәч ни өчен фамилиясен үзгәрткәне генә әлегә сер булып кала. Гаиләсен сакларга теләгәнме, яисә башка сәбәпләр булгандырмы, билгесез. Тик бу нә­селдә Минабутдинов фамилияле кешеләр дә булган.

Игрисуп Кәрим Игрусоповичның Идрисов Кәрим Гиниятович, Гильмуллин Лотфиның Гильмуллин Нотфулла, Пархужинов Агилям Пархижиновичның Фәрхетдинов Әгъләм Фәрхетдинович, Фадеев Григорий Халиулловичның фамилиясе Фәрхетдинов булуы ачыкланганнан соң, бу эшнең никадәр катлаулы икәнен чамалавы авыр түгел. Әсирлектә һәлак булганнарның күбесен әнә шундый авыр һәм аяныч язмыш көткән шул. Без исә аларны әле һаман да билгесез исемнәр, хәбәрсез югалганнар исәбенә кертәбез. Үзенә зур җаваплылык алган Хәтирә ханымга уңышлар телибез. Сораулары булган газета укчыларыбыз аны http://www.soldat.ru/forum/index.php , http://www.kremnik.ru аша эзләп таба ала. Андый мөмкинлеге булмаганнар редакциягә хатлар язсын.

_________________
Генеалогия:Январцево https://t.me/Yanvarcevo; Великий Самбор https://t.me/Velikiy_Sambor; Сосница https://t.me/Sosnica_Chernigov; Венчагов https://t.me/Venchagov; Любимовка https://t.me/Lyubimovka_HutorKrylov Tashpoisk@mail.ru


Вернуться к началу
СообщениеДобавлено: Пт июл 08, 2011 11:45 11 
Не в сети
Администратор
Аватара пользователя

Зарегистрирован: Сб сен 19, 2009 22:16 22
Сообщения: 15635
Откуда: Ташкент, Узбекистан
На русском языке о поиске Хатиры Марданшиной можно прочитать здесь
http://soldat1941-1945.narod.ru/12.html

_________________
Генеалогия:Январцево https://t.me/Yanvarcevo; Великий Самбор https://t.me/Velikiy_Sambor; Сосница https://t.me/Sosnica_Chernigov; Венчагов https://t.me/Venchagov; Любимовка https://t.me/Lyubimovka_HutorKrylov Tashpoisk@mail.ru


Вернуться к началу
СообщениеДобавлено: Вт июл 12, 2011 7:38 07 
Не в сети
Поисковик

Зарегистрирован: Ср янв 20, 2010 15:38 15
Сообщения: 86
Откуда: Казань
Tashpoisk писал(а):
Исемнәр үзгәртелгән, юллар өзелгән
http://www.vatantat.ru/page55720.htm
//РӘСИМӘ МУЛЛАЯНОВА//

Хәтирә ханым Мәрданшина әнисенең абыйларын эзләгәндә көтелмәгән хәлләргә юлыга. Башкаларның да шундый аңлашылмаган хәлдә калуларын күреп, ярдәм итәргә алына. Инде менә өч ел дәвамында ул йөзләгән кешенең эзенә төшкән, язмышын ачыклый алган.

[ img ]

Мәрданшиннар гаиләсе Татарстанга күченеп кайтканнан соң, тумышы белән Азнакай районы, Мәлбагыш авылыннан булган 86 яшьлек әнкәйләре кызы Хәтирәгә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган туганнарын ачыкларга кирәклеген әйтә. Менә шуннан башлана инде тынгысыз эзләнүләр. "Әни исән чакта аңа хәбәр итәсем килде, шуңа да минем вакытым чикле иде. Бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга тырыштым. "Хәтер китабы" редакциясенә дә бардым, интернетта да утырдым. Төрле сайтларны эзләп таптым", – дип сөйли ул. Эзләнә, бер дәлилне икенчесе янына бәйли торгач, документлардагы Әхмәтшин Нәшир Мофаздал улының әнисе Хәтимәнең абыйсы Әхмәтшин Әхмәткәшиф Мофаздал улы булуын ачыклый. Туган авылы, туган елы, хатынының исеме дә чагыша, чынлыкта бар да дөрес кебек. Тик Кәшиф абый үлгән Орлов өлкәсендәге язуларны дөресләр өчен дәлилләр, рәсми кәгазьләр кирәк булып чыга. Моның өчен ул язуларны Мәскәүгә җибәрергә тиеш була. Аннан да уңай җавап алынмый. Күңелсезләнеп кайтып кергәндә, почта тартмасында абыйсы җирләнгән Орлов өлкәсеннән хат ятканын күреп аптырап кала Хәтирә ханым. "Хәтер китабы" редакциясе хезмәткәре Валентина Липатинкова Хәтирәнең бөтен кәгазьләрен җыеп, шунда җибәргән була. Анда исә сугышчының исемен рәсми рәвештә теркәргә дигән карарга шәһәр хәрби комиссариаты җитәкчесе кул куйган. Әнә шулай Курск сугышында катнашып һәлак булган Кәшиф абыйның күмелгән урыны ачыклана һәм теркәлә. Озакламый алар шул якларга барып та кайталар. Ул гына да түгел, моңарчы Орлов өлкәсендә һәлак булган 175 кеше генә ачыкланган булса, Хәтирә ханымның ярдәме белән аларның саны меңгә җитә.

Күбесенең әнә шулай исем-фамилияләре үзгәртелгән, бозылып язылган һәм кем икәнлекләре дә аңлашылмый. Озак еллардан бирле эзләгән туганнары да шуңа күрә аларны таба алмый. Эзләү сайтларында утырганда да бөтен төр мөмкинлектән файдаланырга кирәклеген әйтә Хәтирә ханым. Мәсәлән, Ильясов Зиннурны эзләгәндә Ил дигән сүздән соң йолдызчык куйсаң, сайтта утыручыларга берничә вариант тәкъдим ителә. Берәр очын таба калса, исем-фамилияне ачыклау өчен төрле җирләргә шалтырата башлый ул. Бер кешене эзләү өчен дә дистәләгән телефон номеры җыярга, язышырга туры килә. Моны ул бары тик күңеле кушканга гына эшли. "Бу эш белән бер шөгыльләнә башлагач, туктап булмый", – ди Хәтирә ханым. Хәзер дә шалтыраткан һәр кешегә ярдәм итәргә атлыгып тора. Бигрәк тә әсирлеккә төшкән солдатларның фамилияләре шулкадәр буталчык язылган. Берничә төр документны чагыштырганнан соң гына төгәл исем-фамилияне ачыкларга мөмкин. Без бит гадәттә күп солдатларны хәбәрсез югалган дип саныйбыз, чынлыкта исә аларның исемнәре үк югалган булып чыга. Соңгы вакытта Хәтирә Мәрданшина Чирмешән районы, Түбән Чыгтай авылы кешесе Туктаров Исмәгыйль Туктар улының язмышын ачыклаган. Әсирлектә аның фамилиясе Минабутдинов дип язылуы билгеле була. Минабутдинов дигән кешене берничек тә табарга мөмкин түгел, чөнки андый кеше сугышка алынмый. Билгеле инде, язмышы да ачыкланмыйча кала. Туктаров Исмәгыйльнең Минабутдинов Исмәгыйль икәнлеген тәгаенләр өчен ул сугышчы яшәгән авылга шалтырата. Йорттагы Наҗия килен аның чыннан да бабайлары булуы ихтималын әйтә, чөнки әсир картотекасында күрсәтелгән авыл, хатынының исеме дә чагыша бит. Өстәвенә хәбәрсез югалган сугышчының 1939 елгы улы Камил Туктаров та исән булып чыга. Ничә еллардан соң әнә шулай хәбәрсез югалган әтисенең күмелгән урыны да, әсирлеккә эләккән, җәзалап үтерелгән елы да ачыклана. Әсирлеккә эләккәч ни өчен фамилиясен үзгәрткәне генә әлегә сер булып кала. Гаиләсен сакларга теләгәнме, яисә башка сәбәпләр булгандырмы, билгесез. Тик бу нә­селдә Минабутдинов фамилияле кешеләр дә булган.

Игрисуп Кәрим Игрусоповичның Идрисов Кәрим Гиниятович, Гильмуллин Лотфиның Гильмуллин Нотфулла, Пархужинов Агилям Пархижиновичның Фәрхетдинов Әгъләм Фәрхетдинович, Фадеев Григорий Халиулловичның фамилиясе Фәрхетдинов булуы ачыкланганнан соң, бу эшнең никадәр катлаулы икәнен чамалавы авыр түгел. Әсирлектә һәлак булганнарның күбесен әнә шундый авыр һәм аяныч язмыш көткән шул. Без исә аларны әле һаман да билгесез исемнәр, хәбәрсез югалганнар исәбенә кертәбез. Үзенә зур җаваплылык алган Хәтирә ханымга уңышлар телибез. Сораулары булган газета укчыларыбыз аны http://www.soldat.ru/forum/index.php , http://www.kremnik.ru аша эзләп таба ала. Андый мөмкинлеге булмаганнар редакциягә хатлар язсын.
Доброго времени суток!

Эту статью напечатали в газете "Республика Татарстан".

Позвонила корреспондент Муллоянова Расима и сказала,что хочет написать, как я помогаю вытаскивать из небытия наших бойцов. Нескромно как-то получилось,конечно.
Я бы хотела их видеть в соратниках по поиску родственников.Обещали выделить место для размещения сообщений.

А вторая ссылка-это мой личный поиск ,который помог определить место захоронения старшего брата моей мамочки.

_________________
С уважением, Хатира

Ищу сведения о своем дяде(Ахметшине, Ахматшине,Ахмедшине,Ахметчине) Насихе, 1914 г.р.
Возможны искажения самые непредсказуемые.
Жена Камалова Марьям,сын Мисбах,1939 г.р.Проживал:Азнакаевский район,д.Д. Ирекле,Наратлы.Xatira


Вернуться к началу
СообщениеДобавлено: Вт июл 12, 2011 7:49 07 
Не в сети
Поисковик

Зарегистрирован: Ср янв 20, 2010 15:38 15
Сообщения: 86
Откуда: Казань
Tashpoisk писал(а):
На русском языке о поиске Хатиры Марданшиной можно прочитать здесь
http://soldat1941-1945.narod.ru/12.html
А эта ссылка-это мой личный поиск ,который помог определить место захоронения старшего брата моей мамочки.

_________________
С уважением, Хатира

Ищу сведения о своем дяде(Ахметшине, Ахматшине,Ахмедшине,Ахметчине) Насихе, 1914 г.р.
Возможны искажения самые непредсказуемые.
Жена Камалова Марьям,сын Мисбах,1939 г.р.Проживал:Азнакаевский район,д.Д. Ирекле,Наратлы.Xatira


Вернуться к началу
Показать сообщения за:  Поле сортировки  
Начать новую тему  Ответить на тему  [ 4 сообщения ] 

Часовой пояс: UTC+03:00


Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и 3 гостя


Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения

Перейти: 

Создано на основе phpBB® Forum Software © phpBB Limited
Русская поддержка phpBB